Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Тиздән Түбән Камада яңа социаль объектлар сафка басачак
Җәмгыять
  • 31 Июль 2019 - 12:59
  • Караулар: 44

Түбән Камада ике яңа балалар бакчасы, "Тема-37” гомуми белем бирү мәктәбе тиздән үз тәрбияләнүчеләрен каршы алачак. Шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге эшче төркем журналистлар белән берлектә яңа объектларда төзелеш барышын карады.

Билгеле булганча, Түбән Каманың 35 нче һәм 49 нчы микрорайоннарында төзелеп килүче балалар бакчалары “Демография” милли проекты кысаларында алып барыла. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалар үсеше үзәге статусына ия булачак. Һәр балалар бакчасында 14 әр төркем, 6 шар ясле төркеме ачу планлаштырыла, балалар әлеге бакчаларга 2 яшьтән кабул ителәчәк.


Хәзер тәрбиячеләр төзүчеләр белән бергә объектларны файдалануга тапшыруга әзерләнәләр. Күчмә киңәшмә барышында Айдар Метшин эш барышы, педагогик состав, төркемнәрне комплектацияләү мәсьәләләре белән кызыксынды.


45 нче микрорайонда да эш кызу темпта: 1 сентябрьдә биредә яңа уку йорты – “Тема-37” мәктәбе ачылачак. Яңа учреждение “артта калучыларсыз мәктәп” принцибына нигезләнеп, Шалва Амонашвилиның гуманлы педагогика методикасы буенча эшләячәк.


Яңа мәктәп дизайны гадәттәге сыйныф бүлмәләреннән аерылып тора. Һәр уку бүлмәсендә, гадәти такталардан тыш, интерактив такталар да бар. Мәктәпнең спорт мәйданчыгы да булачак, бирегә ориентлашу спортын үстерү максатыннан, җиһазлар кайтартылачак.


Төп эшләрдән тыш, “Мәктәпкә куркынычсыз юл” муниципаль проекты кысаларында уку йортына керү юлларын төзекләндерү эшләре дә бара.


Быел “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонтлана торган Химиклар проспекты участогын төзекләндерү дә сентябрь аенда тәмамланачак. Ә 22 сентябрьдә, шәһәрнең рәсми туган көнендә, төзекләндерелгән Бакый Урманче урамының беренче өлешен ачу планлаштырыла. Биредәге эшләр “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” республика программасы һәм “Минем шәһәрем урамнары” муниципаль проекты кысаларында алып барыла.


Шәһәрнең төп мәдәни учреждениеләреннән берсе - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында да ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Яңартылган театрның үз тамашачыларын агымдагы елның ноябрендә кабул итәчәге планлаштырыла.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*