Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада «Эшмәкәрлек фабрикасы»ның чираттагы курслары төгәлләнде
Җәмгыять
  • 31 Июль 2019 - 10:01
  • Караулар: 25

Түбән Камада «Эшмәкәрлек фабрикасы» мәктәбенең чираттагы чыгарылыш кичәсе узды. Курсларга 56 кеше язылган иде, шуларның 24е укуны ахырынача тәмамлады.

Курсны тәмамлаучылар үз проектларын сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәчәк.


Белем бирү проекты Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме белән 2014 елдан гамәлгә ашырыла. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә катнашучылар өч ай дәвамында үзмәшгуль булырга өйрәнәләр.


Бу юлы оештырылган курсларда катнашучылар тәкъдим иткән проектлар арасында сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле проектлар популяр булды. Түбәнкамалылар шәһәрдә йога студиясе, сөлек салу, матурлык үзәге кебек җәмәгать урыннары ачу, спорт ярышлары оештыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Булачак эшмәкәрләр өлкән буын вәкилләре өчен танышу кичәләре, 1,5- 4 яшьлек балаларны вакытлыча калдырып тору өчен клуб оештыру проектын да тәкъдим итте. Иң үзенчәлекле проект - наталь астрологиягә кагылышлысы, аның ярдәмендә һәркемнең шәхси йолдызнамәсен төзеп булачак.

Курсларга язылу 8-927-042-01-16 телефон номеры һәм   fpnizhnekamsk@bk.ru электрон адресы буенча алып барыла. Быел балалар өчен дә курслар оештыру планлаштырыла.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*