Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Физик мөмкинлекләре чикле түбәнкамалылар Төркиягә сәяхәт иткән
Җәмгыять
  • 31 Июль 2019 - 07:24
  • Караулар: 32

“Рубаха” инклюзив үзәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен сәфәрләр оештыра. Хәтерегездә булса, аларның беренче сәфәре районның Болгар авылында узды, икенчесендә  республиканың Алабуга шәһәренә бардылар. Бу юлы исә алар сәяхәт чикләрен тагын да киңәйтеп, чит илгә – Төркиянең Мармарис шәһәренә барып кайтканнар.

Түбән Каманың кардәш шәһәре Мармариска сәфәрдә  “Рубаха” инклюзив үзәге директоры Яна Анисимова һәм алты кеше катнашкан.


Төркия вәкилләре кунакларга алты көнлек программа әзерләгәннәр. Түбәнкамалылар Мармарис мэры Мехмет Октай, биредә мөмкинлекләре чикле кешеләр ассоциациясе белән эшлекле очрашуларда катнашканнар. Алар Мармаристагы иҗтимагый киңлекләр белән танышканнар, бергәләп ял иткәннәр.  Хәзер исә түбәнкамалылар Төркия вәкилләрен үзебездә кунакта көтә.


14 июльдә “көчле рухлылар”  “Кама” пляжына бергәләп ял итәргә җыелачаклар, үзләренең чит илгә сәфәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашачаклар.


Тәҗрибә уртаклашу мөһим, чөнки Түбән Камада “көчле рухлылар” өчен  махсуслашкан туристик агентлык юк. “Безнең әлегә лицензияле турагентлык ачу мөмкинлегебез юк, - ди Яна Анисимова. - Әмма булдыра алганча булышачакбыз, сорауларыгыз булса,  мөрәҗәгать итегез”.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*