30 августта Түбән Камада Шәһәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм программасының иң күңелле өлеше – бала арбалары парады.
Әлеге чарада 3 яшькәчә баласы булган гаиләләр катнаша ала. Төп таләп - бала утырган арбаны матур, үзенчәлекле итеп бизәү.
Парадта катнашу өчен, 27 августтан да соңга калмыйча, «Ювента» яшьләр үзәгенә (Актүбә ур.,6, 317 нче бүлмә, 47-32-08) гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук баланың туу турындагы таныклыгы, әти-әнисенең ИНН, СНИЛС, паспортлары кирәк булачак.
Узган ел конкурста 70тән артык гаилә катнашты. Бәйгедә мультфильм геройларын, әкияттәге мич, чәкчәк, футбол җанатарларын һ.б. образларны күрергә мөмкин иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча өч призлы урын, моннан тыш, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнәчәк.