ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
"Бөек Болгар" урта гасыр сугышлары фестиваленә бару өчен, Түбән Камадан махсус автобуслар йөриячәк
Җәмгыять
  • 26 Июль 2019 - 15:20
  • Караулар: 131

10-11 август көннәрендә Татарстанның  Болгар музей-тыюлыгында  "Бөек Болгар" урта гасыр сугышлары фестивале  узачак. 

Урта гасыр орышлары программасы җәяүле һәм ат өстендә утырган килеш көч сынашу өлешләреннән тора. Моннан тыш, фестивальдә тарихи лагерь һәм борынгы кәсепчелек ярминкәсе, урта гасыр балалар дөньясы, милли-гамәли сәнгать үрнәкләре ярминкәсе, сугыш машиналары, уктан ату, урта гасыр музыкасы һәм бию мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.


Һәр катнашучы борынгы кәсепләрне үзләштерү, элеккеге биюләрне өйрәнүдә үз көчен сынап карый алачак. Балалар мәйданчыгында борынгы уеннар оештырылачак.

Быел фестивальгә 8,5 млн сумнан артык акча тотылачагы фаразлана.


"Бөек Болгар" фестивалендә катнашу түләүле. 8 августка кадәр билетларны ташламалы бәягә сатып алырга мөмкин: өлкәннәр өчен - 300 сум, балалар (6 -14 яшь) өчен - 150 сум. 5 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай.

Түбән Камадан Болгарга махсус автобуслар йөриячәк. Автобуслар “Кама” кунакханәсе яныннан кузгала. Барып кайту бәясе бер кешегә 1000 сум тәшкил итә.

Автобуслар расписаниесе:

10 август ( Түбән Камадан - 6:30 сәгатьтә, Болгардан– 22:30 сәгатьтә);

11 август ( Түбән Камадан - 6:30 сәгатьтә, Болгардан– 18:30 сәгатьтә).


Килүчеләр барлык уңайлыклары булган палаткаларга урнаштырылачак. Электр розеткалары, душ, юыну урыннары, бәдрәф – барлык шартлар да тудырылачак.

Палаткаларда урыннарны алдан - 8 августка кадәр алып куйган очракта, бер кеше өчен тәүлеклек бәя - 350 сум. Түләү урында башкарылачак. Броньлау өчен телефон: 8-937-284-73-27 (дүшәмбе –җомга, 9:00 - 16:00 сәгатьләрдә).

Катнашучылар үз палаткалары белән дә килә ала. Бер палатканы 2 көнгә урнаштыру бәясе (4*4 кв. м) -   300 сум. Автомобильләр кую өчен махсус урын булдырылачак.

Фотолар:Великий Болгар


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*