Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада этләрне һавада йөртү өчен беренче мәйданчык ачылды
Җәмгыять
  • 25 Июль 2019 - 15:04
  • Караулар: 37

Түбән Камада этләрне һавада йөртү һәм төрле шөгыльләргә өйрәтү өчен беренче мәйданчык ачылды. Бу вакыйганы эт асраучылар күптән көтте, ниһаять, аларның хыялы тормышка ашты. Химиклар урамының 72д йорты янында урнашкан мәйданчык төзелешенә шәһәр хакимияте тарафыннан 2 млн сум акча тотылды.

НТР каналы хәбәр иткәнчә, зур мәйданда агач тренажерлар – елан, стенка, тоннель, таган, бүрәнә, барьер урнашкан. Мәйданчык барлык таләпләргә дә туры килерлек итеп эшләнгән,  биек койма белән әйләндереп алынган.


«2018 ел ахырында мөһим вакыйга - хайваннарның хокукларын беркетүче һәм аларны яклау өчен шартлар тудыручы закон кабул ителде. Бу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең цивилизацияле булуын, үзаң дәрәҗәсен күрсәтә», - дип билгеләде ачылышта Айдар Метшин.

Гомумән, Түбән Камада эт асраучылар саны арта. Бүгенге көндә шәһәрдә һәр бишенче гаилә эт асрый. Мәйданчык ачылу уңаеннан үткәрелгән парадта 49 эт катнашты.


Мондый мәйданчыкларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә шәһәр җирлегендә аларны ачу дәвам итәчәк. Киләчәктә тагын бер шундый мәйданчык Яшьлек урамының 9в йорты янәшәсендә ачылачак. Айдар Метшин әйтеп узганча, хайваннар өчен приют булдыру эше дә дәвам итә.


Мәйданчыкны карап, тәртиптә тоту өчен хакимият җаваплы булачак, эт хуҗалары да биредә чисталык хөкем сөрәчәген вәгъдә итә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*