ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Сак булыгыз: банк карталарыннан акча урлау очраклары ешайган
Җәмгыять
  • 25 Июль 2019 - 10:30
  • Караулар: 80

Узган тәүлектә Түбән Камада банк карталары белән бәйле бер мошенниклык очрагы һәм өч урлау очрагы теркәлгән.

38 яшьлек түбәнкамалыга чит номердан бер ир-ат шалтыраткан, үзен банкның куркынычсызлык сагы хезмәткәре дип таныштырып, күрсәтмәләр бирә башлаган. Алдакчының сүзләренә ышанып,  түбәнкамалы «Яндекс.Деньги» хезмәте аша аңа 59,5 мең сум акчасын күчергән.

Шундый ук юл белән кешеләрнең банк карталарыннан 176 мең сумлык акча урланган. Зыян күрүчеләр арасында - «Саклык банкы», «Ак Барс» һәм «Совкомбанк» клиентлары.

Түбән Кама полициясе түбәнкамалыларны уяу булырга, таныш түгел кешеләр күрсәтмәсе буенча банк операцияләре башкармаска чакыра.

Һәр шикле очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*