Билгеле булганча, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары шәһәр ишегалларын яңарту буенча “Безнең ишегалды” программасын эшләү тәкъдиме белән чыкты. Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады. Проект 2020-2024 елларга планлаштырылган. Бу чорда Татарстан шәһәр һәм район үзәкләрендә 9 меңнән артык ишегалдын ремонтлау ниятләнә. Түбән Камада һәм Кама Аланында гына да 629 ишегалдында комплекслы төзекләндерү таләп ителә.

Җәмәгатьчелек белән чираттагы очрашу Төзүчеләр бистәсенең Романтиклар урамында үтте. Биредә яшәүчеләр йорт яны территориясен һәрвакыт тәртип, чисталыкта тота, әмма бүгенге көндә ишегалдына комплекслы ремонт кирәк. Биредә юлларны, машина кую урыннарын, балалар мәйданчыгын яңартасы, агач ботакларын кисәсе бар.

Моннан тыш, һәр буынның үз таләбе, өлкәннәр үз оныклары өчен борчыла, шуңа күрә уен мәйданчыкларын әйләндереп алуны сорый. Яшьләр үз ишегалларында спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар булуын тели. Һәркемнең фикере ишегалдын реконструкцияләү концепциясен эшләү беркетмәсендә теркәлде.