ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
ФОТО: Түбән Камада "Авылым хуҗабикәсе” бәйгесе үтте
Җәмгыять
  • 25 Июль 2019 - 08:43
  • Караулар: 91

 Муниципаль район җирлегендә "Авылым хуҗабикәсе” бәйгесе сигезенче ел рәттән оештырыла. Авыл хатын-кызының җәмгыятьтәге урынын билгеләүгә, дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән мондый фестиваль Татарстанда бердәнбер.


Конкурс узган елгы җиңүче яшәгән территориядә - Келәтле авылында узды.Бәйге әле башланмаган булса да, мәйдан инде гөр килеп тора: һәр катнашучы үзенә бүлеп бирелгән урынны тәртипкә китерә, бизи, авыл өе рәвешенә кертә. Әлбәттә, бәйгечеләргә бу эштә туганнары, дуслары, авыл җирлеге башлыклары ярдәмгә килә: кемдер учак кабыза, кемдер самавыр куя, кемдер табын әзерли...


Хөкемдарлар беренче булып, Назилә Таипова “хуҗалыгын” карадылар. Кулында ут уйнатучы бу ханым бар эшкә дә өлгерә. Алар ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, үз гаилә фермалары бар. Моннан тыш, Назилә ханым җирле клубта директор булып та эшли. Жюри әгъзаларына ул авыл хуҗалыгы кораллары музеен, печәннән ясалган йорт җиһазлары һәм фотозона тәкъдим итте.


Надежда Луканованың хуҗалыгы – чын мәгънәсендә, табигать гүзәллеге: пөхтә газоннар, “Альп таулары”... Бу матурлыкны тудыру өчен ташларны Черкесск һәм Кырымнан ерак юлга йөк ташу белән шөгыльләнүче ире алып кайткан.


Бакчада тәрбияче булып эшләүче Галина Петрякова – кул эшләре остасы, алар ире белән өч бала үстерәләр, каенанасы белән бер йортта, дус-тату яшиләр. Шулай ук өч бала анасы Ксения Федотова клуб мөдире булып эшли. Яраткан шөгыле – рәсем ясауга да вакыт таба. Конкурска каршы төндә дә бәйрәм өчен картиналар ясаган.


"Минем биш ел “ТАНЕКО” һәм алты ел “ТАИФ”та эшләвемне яраткан шөгылем - сыр ясау белән чагыштырырлык та түгел”, - ди Чулпан Миңнебаева. Берничә ел эчендә ул сырның 15 тән артык төрен ясарга өйрәнгән. Исемнәре дә үзенчәлекле: “Варис”, “Тозлык”, “Ак кояш”, “Энҗе”, “Нәфис”...


Авыл җиренә Зәй шәһәреннән күченеп кайткан Валентина Проснева кунакларны тәмле чуртан белән сыйлады. Җанатарлары исә үз чыгышлары белән таң калдырды: авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов җитәкчелегендәге “диңгезчеләр төркеме” тулы бер программа тәкъдим иттеләр.


Биш бала анасы Анна Шибченко гаиләсендә хайваннарга аерым мөнәсәбәт, алар хуҗалыгында күркә, бытбылдык, кәҗә, хәтта кыр кәҗәсе дә бар. Алар аны печән чапканда табып алып кайтканнар, тәрбияләгәннәр, якын араларда зоопаркка бирергә уйлыйлар.

“Хуҗалыкларны” карау төгәлләнгәннән соң, конкурсантларның осталыгын кыр шартларында тикшерү башланды.


“Элек бәйгене җирле клубларда уздыра идек, соңрак авыл хатын-кызлары өчен бу сәхнәләр генә тар булуын аңлап, зур киңлекләргә чыгарга һәм бу конкурсны җәй көне уздырырга булдык”, - ди фестивальнең төп оештыручысы, район башлыгы урынбасары, "Түбән Кама хатын-кызлары” оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина. Ул билгеләп үткәнчә, фестивальнең максаты – авыл хатын-кызын хөрмәт итү белән бергә кешеләрдә аңа охшарга тырышу теләге уяту.

Хуҗабикәләр өчен нинди генә бәйгеләр оештырылмаган: мунча себеркесе бәйләү, мендәр тутыру, суган үрү, утын яру...


«Гомумән алганда, конкурслар катлаулы түгел, хәер, утын яру кебеге дә бар, - ди жюри әгъзасы, Кол Гали китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина. – Бу - хатын-кыз моны эшли белергә тиеш дигән сүз түгел, әмма авыл җирендә төрле хәлләр булырга мөмкин бит".


Барлык сынауларны узганнан соң, бәйгегә йомгак ясалды. Быел Түбән Камада “Авыл хуҗабикәсе” исеменә берьюлы ике катнашучы - Кызыл Чапчактан Назилә Таипова һәм Югары Уратмадан Галина Петрякова лаек булды.

Катнашучыларның һәрберсенә кухня комбайннары, бәйге иганәчеләре һәм дусларыннан бүләкләр тапшырылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*