Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Тамара Баһаветдинова дәрәҗәле бүләккә лаек булды
Җәмгыять
  • 23 Июль 2019 - 08:43
  • Караулар: 40

Түбән Кама керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы рәисе, шәһәрнең мактаулы гражданины Тамара Баһаветдинованы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыклар мәдәнияте үсешенә керткән өлеше өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләделәр.

Бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында узган Питрау – ХХ республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә тапшырды. “Мин һәрчак республикабыз халыкларының милли бәйрәмнәрендә җылы хис белән катнашам һәм аларның сүз белән әйтеп бетерә алмаслык милли үзенчәлекләренә һәм аерым күңел күтәренкелегенә сокланам”, - диде сәясәтче.

Быел Питрау фестивалендә Түбән Кама районыннан "Сүрәкә", "Серле мәләнчек", "Баш чишмә" һәм "Балчыклы жиңгиләре" керәшен ансамбльләре катнашты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*