ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
"Рубаха" үзәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Болгар авылына сәяхәт оештырган
Җәмгыять
  • 22 Июль 2019 - 15:15
  • Караулар: 119

 “Рубаха” инклюзив үзәге “Двое в пути” (“Икәү юлда”) сайты авторы Андрей Трофимов белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен районның Болгар авылына сәяхәт оештырганнар.

Сәяхәтчеләр җирле табигать гүзәллеге белән хозурланганнар, авыл тормышы белән танышканнар, атлар ашатканнар, елга буенда балык тотканнар, көлдә пешкән бәрәңге белән сыйланганнар. Сәфәр турында махсус видеоязма да төшерелгән.

“Рубаха” үзәге һәм НТР медиахолдингы әлеге проектны республика гранты оту нәтиҗәсендә гамәлгә ашыралар. “Без сәяхәт итүебезне авыл җиреннән башладык, чөнки сәфәрдә катнашучыларыбыз “Бакчачылык” һәм “Ризык әзерләү” юнәлешләре буенча агросәнәгать көллиятен тәмамлаганнар, -ди үзәк директоры Яна Анисимова.- Үз видеоязмаларыбызда без күп нәрсәләр турында сөйләрбез, әмма иң мөһиме – дуслык, табигый сәләт, яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ачу турында”.

Киләсе сәфәр 28 августка планлаштырыла. Бу юлы сәяхәтчеләр Әлмәткә юл тотачак. Сәфәрдә теләге булган һәркем катнаша ала, алдан 8-917-886-51-85 телефоны буенча язылып куярга кирәк.

Әлегә оештыручылар транспорт мәсьәләсен хәл итү белән мәшгуль, хезмәттәшлек итәргә теләгән оешма җитәкчеләренә алар шат булачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*