ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Иртәгә Түбән Камада "Авылым хуҗабикәсе" бәйгесенең финалы үтәчәк
Җәмгыять
  • 22 Июль 2019 - 09:04
  • Караулар: 140

Түбән Кама районында «Авылым хуҗабикәсе» конкурсының беренче этабы узды. Ел саен үткәрелеп килүче бәйгедә быел 13 хатын-кыз катнаша. Аларның күбесе авылга шәһәрдән күченеп кайткан. «Нижнекамская правда» газетасы хәбәрчесе бәйгедә катнашучы  хуҗабикәләребездән гаиләләре, шөгыльләре, гомумән, яшәү рәвешләре турында сорашкан.


Галия Галимова, Красный Ключ бистәсе

Бистәнең иң уңган хуҗабикәсе, бакчачы, талантлы фотограф һәм кул эшләре остасы. Алар хуҗалыгында хәтта әстерхан чикләвеге дә үсә!


Татьяна Степанова, Троицкий авылы

Дүрт бала анасы, яраткан әби, киң күңелле хуҗабикә кунакчыллыгы белән үзенә тартып тора. Алар хуҗалыгында алты баш мөгезле терлек, йөз баш каз, егерме сутый бәрәңге бакчасы...


Галина Петрякова, Югары Уратма авылы

Бу гаиләдә ике Галина – конкурсантның кайнанасы да Галина исемле. Икесе дә ярдәмчел, ачык йөзлеләр. Бәйгедә катнашучы Галина – өч бала анасы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сәйлән эшләнмәләр ясау, курчаклар бәйләү – аның иң яраткан шөгыле. Моннан тыш, ул хатын-кызларга хас булмаган һөнәр – эретеп ябыштыручы һөнәрен дә бик оста башкара, балык тотарга ярата.


Рәмзия Яппарова, Түбән Уратма авылы

Казан шәһәрендә туып, 55 ел шунда яшәгән Рәмзия апа Түбән Уратмадагы йортын чәчәкләргә күмгән. Аны чәчәкләр ханбикәсе дип атасак, бу һич тә арттыру булмас.

    

Ксения Федотова, Ширәмәт авылы

Ксения дә авылга шәһәрдән күченеп кайткан. Балалар саф һавада, табигый матурлыкта үсәргә тиеш – алар ире белән шул фикердә. Өч бала анасы күрше авылда клуб мөдире булып эшли.


Валентина Проснева, Сухрау авылы

Сухрауга алар Зәйдән күченеп кайтканнар. Өч буынны берләштергән гаилә дус-тату яшәве, хуҗалыкларындагы тәртип белән һәркемгә үрнәк булып тора. Валентина клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли, ике балалары бар.


Чулпан Миңнебаева, Борок авылы

Чулпан - Түбән Камада сыр җитештерү белән шөгыльләнүче танылган эшмәкәр. Алар ире белән бергә сырның унбиш төрле сортын әзерләргә өйрәнгәннәр. Моннан тыш, ул виноград үстерә һәм шәраб ясый, йорт тутырып, кош-корт асрый, Миңнебаевларның хәтта үз инкубаторлары да бар!


Равилә Галимәрдәнова, Прости авылы

Равилә ханымның ике улы, бер кызы бар. Авылда яшәсә дә, ул нефть-химия предприятиесендә хезмәт куя. Ул тыйнак, эшсөючән, ачык йөзле. Гаиләләре белән зур хуҗалык алып баралар. Равилә Галимәрдәнова тирә-якта тортларны бик оста пешерүче буларак та танылган.


  Анна Шибченко, Городище авылы

Биш бала анасы Анна Шибченко гаиләсендә хайваннарга аерым мөнәсәбәт, алар хуҗалыгында йөз күркә, бытбылдык, кәҗә, хәтта кыр кәҗәсе дә бар. Алар аны печән чапканда табып алып кайтканнар, тәрбияләгәннәр, якын араларда зоопаркка бирергә уйлыйлар.


Надежда Луканова, Елантау авылы

Надежда Александровнаның хуҗалыгы – чын мәгънәсендә, табигать гүзәллеге: пөхтә газоннар, “Альп таулары”, әкияти йортка охшаш беседка, ясалма буа... Бу матурлыкны тудыру өчен ташларны Мурманск һәм Кырымнан ерак юлга йөк ташу белән шөгыльләнүче ире алып кайткан. Кул хезмәтен күпкә җиңеләйтүче техника - бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге.


Светлана Роднина, Иске Чишмә авылы

Авыл мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм менә дигән хуҗабикә! Светлана Николаевнаның йорты уңайлы, заманча булуы белән аерылып тора. Ике бала үстергән ханым буш вакытта кул эшләре белән дә шөгыльләнә.


Назилә Таипова, Кызыл Чапчак авылы

Кулларында ут уйнаткан әлеге ханым – фермер да, клуб директоры да, кырчылык бригадасында бригадир да. Алар ире белән зур хуҗалык алып баралар, үз яшелчә саклау базалары бар, авыл хуҗалыгы техникалары да күп. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Назилә ханым кырга эшчеләрне үзе ташый, исәп-хисап эшләрен дә үзе алып бара.


 Рәхимә Хисамиева, Шәңгәлче авылы

Аның ишегалдына керәсең дә әкият иленә эләгәсең! Аллы-гөлле чәчәкләр арасында кулдан эшләнгән ләкләкләр, фламинголар каршы ала, бөтен җирдә матурлык, тәртип! Ике бала анасы һәм оныкларының яраткан әбисе Рәхимә ханым авылда шәфкать туташы булып эшли.

Конкурсның йомгаклау этабы иртәгә, 23 июль көнне, Келәтле авылында үтә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*