Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
Айдар Метшинның түбәнкамалыларны чираттагы кабул итүе узды
Җәмгыять
  • 19 Июль 2019 - 15:49
  • Караулар: 50

Айдар Метшин түбәнкамалылар белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, гозер-үтенечләрен тыңлады. Район башлыгына авыл һәм шәһәр халкы, иҗтимагый оешма вәкилләре мөрәҗәгать итте.

Очрашуда төрле сораулар һәм тәкъдимнәр яңгырады: милекчеләр капиталь ремонтка кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде, Кама Аланыннан күп балалы гаиләләр федераль программа буенча җир кишәрлекләрен алуны тизләтүне, бакчачылар үз җирләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итүне сорады.


Кабул итүдә күтәрелгән сораулар буенча «Нижнекамская правда» газетасы хәбәрчесе Наталья Плотникова мәгълүматын җиткерәбез.

Яман шеш авырулы кешеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган “Без бергә” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Елена Мусаева район башлыгыннан оешма әгъзаларына очрашулар үткәрү өчен аерым урын бирелүен үтенде. Оешма вәкилләре шулай ук “Төнне кабыз” акциясе үткәрүдә дә ярдәм сорадылар. Төнлә белән үтәчәк әлеге чара концерт һәм фонарьлар тотып, шәһәр урамнары буйлап йөрүне үз эченә ала. Шул рәвешле активистлар яман шеш проблемасына шәһәрдәшләр игътибарын юнәлтергә уйлыйлар.

Түбән Кама башлыгы оешмага Бакый Урманче урамындагы Ветераннар йортыннан урын биреләчәген, ремонт эшләрендә дә ярдәм күрсәтеләчәген җиткерде.

“Төнне кабыз” акциясенә Айдар Метшин уңай мөнәсәбәтен белдерде, чараны “Гаилә” паркында үткәрергә тәкъдим итте.


Нина Сафронкина “Гаилә” паркындагы тиеннәр өчен борчыла. Тиеннәргә еш кына каяндыр килгән сусар һөҗүм итә, шунлыктан аны кичекмәстән ауларга кирәк. Тагын бер проблема – паркта кимерүчеләр өчен кемдер агу куйган һәм Нина Сафронкина фаразынча, тиеннәр шул агудан үлгән. Табигать сакчысы парктагы җәнлекләргә карата игътибарны көчәйтергә кирәклеген җиткерде.

Куниц в парке не нашлось

Тикшерү барышында паркта сусар булу факты расланмаган, ә химикатлар, чыннан да, куелган булган. Аларны шәһәрдә дезинсекция һәм дератизация чараларын үткәрү белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәрләре куйган. Оешма җитәкчелеге үз гаебен таныган, паркка тиеннәр сатып алырга вәгъдә биргән. Айдар Метшин бу мәсьәләне үз күзәтүенә алды.


Земфира Каюмова шәһәр мэрына Вокзал урамының 38 нче йортында яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итте. Ул алар ишегалдында балалар өчен төзелгән спорт мәйданчыгы өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Хәзер исә биредә яшәүчеләр өлкәннәр өчен дә шундый мәйданчык булдыруны сорыйлар. Шулай ук балалар мәйданчыгын яктыртуны тәэмин итәргә, йортларга керү урыннарын ремонтларга кирәк. Айдар Метшин урынга барып, мәсьәлә белән якыннан танышачагын җиткерде.

Двор, где жители просят создать спортплощадку для пожилых

Гражданнар игътибарына! Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшинның халык белән очрашулары Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында уза. Алдан язылу өчен телефон: 39-17-17.

Моннан тыш, гражданнарның хакимият органнары вәкилләренә гариза, шикаять, тәкъдимнәре түбәндәге сылтамалар буенча кабул ителә:

- http://www.e-nkama.ru/gorozhanam/priemnaya-glavy/ (рус телендәге мөрәҗәгатьләр);

- http://tat.e-nkama.ru/gorozhanam/priemnaya-glavy/ (татар телендәге мөрәҗәгатьләр).

Район Башлыгының ышаныч телефоны: 88555- 473-473.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Guest
Хәерле көн! Айдар Метшинга сорауларыгыз булса, кабул итүгә 88555 -39-17-17 телефоны аша языла аласыз. Моннан тыш, үз мөрәҗәгатегезне рәсми сайтта Интернет-кабул итү аша яки 88555 - 473-473 телефоны аша да җиткерә аласыз.
Имя Цитировать
Guest Мунира
Ни сэбэбледер мин Илсур Метшинга ,шулай ук Айдар Метшинга языла алмадым...язмадылар. Психбольница клиенты икэнемне эйтеп куркыттыммы ? Минем алар белэн очрашасым бик килгэн иде. Лэкин алар янына мине кертергэ кирэк санамадылар . Юк ,мин беркемгэ дэ упкэлэмим .Мин бэхетле - анлый ,ярата алуым белэн .
Имя Цитировать
Текст сообщения*