ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Кама Аланында республика хәрби-спорт лагереның өченче сменасында йөз курсант шөгыльләнә
Җәмгыять
  • 19 Июль 2019 - 10:12
  • Караулар: 82
Кама Аланында инде тугызынчы ел рәттән «Зарница» («Аҗаган») республика хәрби-спорт лагере эшли. Хәзерге вакытта лагерьда өлкән сыйныф укучыларының өченче сменасы башланган, йөз катнашучы дүрт взводка бүленгән, арадан берсе - кызлар взводы.

Һәр смена бер атна дәвам итә. Программада – сафта атлап йөрү, тактик әзерлек, ату коралын кулланырга, кул көрәше алымнарына, тауга менәргә өйрәнү. Смена ахырында курсантлар арасында әлеге күнекмәләр буенча эстафета оештырылачак. Биредә шулай ук волейбол, футбол ярышлары, ГТО нормаларын тапшыру да оештырыла.



Курсантлар палаткаларда яши, биредә шәхси гигиена таләпләрен үтәү өчен барлык шартлар тудырылган, ашханә (яшүсмерләрне биш тапкыр ашаталар), душ, медицина пункты эшли.



Татарстанда төрле юнәлешләрдә барлыгы 8 хәрби-спорт лагере эшли. Кама Аланы лагеренда төп өстенлек курсантларны каршылыклар аша тауга менәргә өйрәтүгә бирелә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*