Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Каманың Химиклар проспектында төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара
Җәмгыять
  • 17 Июль 2019 - 16:55
  • Караулар: 164
Шәһәр Советы депутатлары бүген Химиклар проспектында төзекләндерү барышын карады. Алар белән бергә күчмә киңәшмәгә  район башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов та чыкты.

Хәзер проспектта асфальтның өске катламын җәю эше бара,  ул 5 сантиметр калынлыкта җәелә. Биредә  26 берәмлек махсус техника, шул исәптән 9 тигезләгеч эшли. Ремонт эшләре тәүлек дәвамында башкарыла.



"ЩМА-10" маркасын немецлар уйлап тапкан, - ди  "Татавтодор"ның җирле филиалы башлыгы урынбасары Алексей Илумбаев, яңа җәелгән асфальтка  күрсәтеп. - Бу - бик яхшы асфальт-бетон катнашмасы. Аның кулланылыш срогы  арттырылган, йөкләнешкә чыдам. Монда үзен ничек күрсәтер, карарбыз. Һәрхәлдә, биредә юлның нигезе бик яхшы".



Асфальт җәюдән тыш, биредә бордюрлар алыштырылган, яңгыр сулары коелары чистартылган. Юл аша чыгу урыннары физик мөмкинлекләре  чикле кешеләр өчен дә уңайлы булырлык итеп үзгәртелә, борылышлар күчерелә,  яктырту һәм яшелләндерү эшләре башкарыла. Ремонтны  сентябрь азагына тәмамларга планлаштыралар.



"Безнең шәһәргә илкүләм проект кысаларында 480 миллион сум акча бүлеп бирелгән, бу  -  биш юл участогы, - ди   илкүләм проект үтәлешен тикшереп тору буенча "Бердәм Россия" вәкилләренең  эшче төркемен җитәкләгән Василий Филиппов. - Шәһәр әлегә кадәр юл төзекләндерүнең  мондый дәрәҗәсен белми иде. Проектлаучыларга да, милли проектны кайгыртып, безгә  шул күләмдә чаралар бүлеп биргән федераль, республика хакимият органнарына да рәхмәт әйтергә кирәк. Быел безнең шәһәр, район һәм шәһәр күләмендә  ишегалларын, юлларны да исәпкә алып, барлыгы 1 миллиард  760 миллион сум акча алган. Мондый акчаларны Түбән Каманың әлегә кадәр белгәне юк иде".



Василий Филиппов  Түбән Камада ремонтланган  юлларга сакчыл караш булачагын, аларны даими төзекләндереп торачакларын да искәртте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*