Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Ябыгырга теләүче өч түбәнкамалы махсус проектта катнаша
Җәмгыять
  • 17 Июль 2019 - 15:10
  • Караулар: 171
Түбән Каманың "Нижнекамская правда" газетасы "Бергәләп ябыгабыз" проектын башлап җибәргән. Әлеге проектта катнашырга өч түбәнкамалы ризалык биргән.

Катнашучылар сүзләренә караганда, аларның һәркайсы кайчандыр  мөстәкыйль рәвештә ябыгырга тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. Хәзер алар белән үзәк хастаханәнең 2 нче терапия бүлеге мөдире, югары квалификацияле эндокринолог Светлана Особливая шөгыльләнәчәк.



Белгеч проектта катнашучыларның сәламәтлек дәрәҗәсен өйрәнеп, аларның һәрберсе өчен туклану режимы төзиячәк.  "Катнашучыларга нинди ризык һәм кайчан ашауларын язып барырга кирәк булачак, -ди табиб. - Ризыкны алар кухня үлчәүләрендә үлчәргә тиеш булалар. Матдәләр алмашын тәэмин итү өчен безгә бик аз калория кирәк, ә калганы – артык һәм без алардан арыначакбыз".

Моннан тыш, катнашучылар белән фитнес-тренер һәм психолог та шөгыльләнәчәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*