Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшен ачарга теләүче гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта бизнес-планнар һәм аларга теркәлә торган документлар каралды. Комиссия ун проект арасыннан бишесен сайлап алды. Аларның авторлары бер тапкыр бирелә торган 117 600 сум күләмендә финанс ярдәме алачак.
Түбәндәге бизнес-проектлар хупланды: сабыннан эшләнмәләр ясау, чәчтараш хезмәте, рәсем сәнгате буенча остаханәләр оештыру, тырнак буяу хезмәте күрсәтү.
Булачак үзмәшгульләр салым инспекциясендә теркәлү һәм алга таба эш юнәлешләре буенча консультация дә алды.