Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
8 -14 июль көннәренә Түбән Камада санитар-эпидемиологик хәл турында мәгълүмат
Җәмгыять
  • 17 Июль 2019 - 07:37
  • Караулар: 43

 8 -14 июль көннәренә Түбән Камада санитар-эпидемиологик хәл турында Россия кулланучылар күзәтчелегенең җирле бүлегеннән алынган мәгълүматларны җиткерәбез.

Тын юлларының кискен вирус инфекциясе

Тын юлларының кискен вирус инфекциясен йоктыру 455 кешедә теркәлгән, 10 мең кешегә авыручылар саны 17,67 тәшкил иткән. Авыручылар саны уртача еллык күрсәткечләрдән 23 % ка кимрәк. Узган атна белән чагыштырганда аларның саны 0,44% ка арткан.

Эчәк инфекциясе

Атна эчендә көчле эчәк инфекцияләре белән авыруның 21 очрагы теркәлгән (10 мең кешегә - 8,16), авыручылар саны уртача еллык күрсәткечтән 43,29% ка кимрәк (10 мең кешегә - 14,39).

ВИЧ-инфекция

ВИЧ-инфекция очраклары теркәлмәгән.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк

«Бөер синдромлы геморрагик бизгәк» диагнозы белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Талпан кадалу очраклары

Талпан кадалган15 кеше, шул исәптән 4 бала теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда талпан кадалу 6 очракка арткан.

Гамма-фон (нурланыш)

Шәһәрдә ачык урыннарда гамма-фон 9 мкР/сәг тәшкил иткән, бу даими күзәтүләр күрсәткечләреннән артмый.

Токсикологик күрсәткечләр

Токсикологик күрсәткечләргә күз салсак, химик юл белән агулануның 3 очрагы теркәлгән: хатын- кызлар арасында - 66,4 % (2 очрак), яшүсмерләр арасында - 33,3 % (1 очрак). Дару препаратлары белән агулану (агулануларның гомуми санына нисбәттә) - 66,4 % (2 очрак) , алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулану – 33,3 % (1очрак). Агуланып үлү очраклары теркәлмәгән.

 Кулланучылар хокукларын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендәге җирле бүлегендә бер атна эчендә гражданнардан 6 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 4 очрак - банк эшчәнлеге өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклауга, 2 очрак яшәү шартларына бәйле сорауларга карый.

Санитар-эпидемиологик күзәтчелек кысаларында Кама елгасында су пробасы 10 тапкыр тикшерелгән, моннан тыш, гомуми исәптә су пробасы - 17 тапкыр, һава пробасы 6 тапкыр алынган. Барлык пробалар гигиена таләпләренә туры килә.

Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре административ хокук бозулар буенча 22 беркетмә төзегән, җирле орган административ җаваплылыкка тарту турында 19 карар чыгарган, штрафларның гомуми суммасы 227 500 сум тәшкил итә.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*