ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
11 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
3 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Татьяна Ларионова Түбән Камада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын тикшерде
Җәмгыять
  • 16 Июль 2019 - 12:58
  • Караулар: 92
"Бердәм Россия" партиясенең эшче  төркеме Түбән Камада "Демография" һәм "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проектлары кысаларында төзелә торган объектларда булды.

Эшче төркем Түбән Камада  төзелеп килүче  ике балалар бакчасында эш барышы белән танышты. Билгеле булганча, шәһәрнең 35 нче һәм  49 нчы микрорайоннарында яңа бакчалар төзелә. 

Ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дә балалар үсеше үзәге буларак эшләячәк, бу тәрбияләнүчеләргә өстәмә белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәрберсе 260 урынга исәпләнгән. Аларда ясле төркемнәрен булдыруга аерым игътибар бирелде.

Татьяна Ларионовага балалар бакчаларын ачуга әзерлектә ата-аналарның да ярдәм күрсәтүләрен әйтеп үттеләр: кемдер җиһазлар урнаштырырга ярдәм итә, кемдер бүлмәләр җыештыра.  Эшче төркем бакча мөдирләренә бу эшне тагын да көчәйтеп җибәрергә  киңәш итте.

2019 елда Түбән Кама "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектына кертелде. Проект кысаларында  480 млн сум акча күчерелде, бу суммага  Түбән Кама юлларының биш участогы капиталь ремонтлана.  "Без юл төзүчеләрнең  сыйфат өчен  җитди мөнәсәбәттә булуын күрдек, шәһәр халкы тыныч була ала", - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*