ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Түбән Камада югары технологияле медицина үзәге төзү планлаштырыла
Җәмгыять
  • 16 Июль 2019 - 12:36
  • Караулар: 107
"Нижнекамскнефтехим" компаниясе тарафыннан Түбән Каманың Урман урамында төзеләчәк  югары технологияле медицина үзәгенә эшкә Россиянең төрле шәһәрләреннән иң яхшы табиблар чакырылачак. Бу хакта компаниянең генераль директоры Азат Бикмурзин белдерде.

"Түбән Камада медицина үзәген ачу заманча лицензияле медицина җиһазларын, цифрлы һәм телемедицина технологияләрен кулланып, медицина өлкәсендә дөньякүләм стандартлар нигезендә эксперт дәрәҗәсендәге югары квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк. Бирегә башка шәһәрләрдән иң яхшы медицина белгечләре чакырылачак", - диде Азат Бикмурзин.

Хәзерге вакытта үзәк булдыру хакында Түбән Кама җитәкчелеге һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Медицина үзәге төзелешенә муниципаль район хакимияте тарафыннан шәһәрнең Урман  урамында 9,5 га мәйданда җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.  Учреждениенең мәйданы 20 мең квадрат метрдан артыграк булачак. Медицина үзәге 150 ятак-урынга исәпләнгән һәм сменага 360 кешене кабул итә алачак. Ул Түбән Каманың барлык халкы өчен дә ачык булачак.

Медицина үзәген  дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла. Хезмәттәшлек итү формасы һәм финанслау күләме расланганнан соң, проектны гамәлгә ашыру вакыты  билгеләнәчәк,  дип хәбәр ителә  "Реальное время" сайтында. 
 
  
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*