Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбәнкамалылар ишегалларын төзекләндерүдә үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерә алачак
Җәмгыять
  • 16 Июль 2019 - 12:01
  • Караулар: 39
"Бердәм Россия" партиясе вәкилләре "Безнең ишегалды" республика программасын әзерли башлады. Эшнең беренче этабы  -  ишегалларын ни рәвешле төзекләндерү кирәклеге турында халык фикерен тыңлау.

 Татарстанда  күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау буенча биш елга исәпләнгән проект тәкъдим ителә. Проектны гамәлгә ашыруга керешкәнче, халыкның теләк-тәкъдимнәрен ишетү дә кирәк.



"Без үз тәҗрибәбезне  өченче ел Яшьлек урамындагы зур ишегалдында дүрт йортны төзекләндергәндә тупладык, - ди Айдар Метшин. - Ә өч ел элек без концепция кысаларында Спорт урамының 13 нче йорты ишегалдын төзекләндердек. Менә бу тәҗрибә республика эшче төркеме каршында үз тәкъдимнәребезне кертә алуыбызга өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу - бик мөһим программа, шәһәрләрдә яшәүче барлык кешеләр өчен бик мөһим. Һәркемнең  көне ишегалдына чыгудан башлана һәм шунда кайту белән тәмамлана".


Түбән Камада шәһәрдәшләрнең үз көчләре белән төзекләндерелгән ишегаллары да бар. Шундыйлардан Вокзал урамының 2а йорты ишегалдын әйтеп үтәргә кирәк. Биредә яшәүчеләр үз хисапларына йортларын тәртипкә китерделәр, ишегалларын төзекләндерделәр. 


Якын көннәрдә Түбән Камада йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча халыктан сораштыру башланачак. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*