Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Каманың коммерциягә карамаган оешмалары конкурста катнашырга чакырыла
Җәмгыять
  • 16 Июль 2019 - 07:12
  • Караулар: 37
ТР Икътисад министрлыгы  социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурска ике юнәлештә гаризалар кабул итә: 

1) гражданлык җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү 

 Номинацияләр: 

- ришвәтчелеккә каршы көрәш; 
- яшьләр арасында үзиреклеләр хәрәкәтен үстерү һәм патриотик тәрбия бирү; 
- гражданлык бердәмлеген ныгыту; 
- иң яхшы коммерциячел булмаган оешмалар; 
- иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр турында фикер алышканда конструктив диалог күнекмәләрен үстерү; 
- ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү. 

2) гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру

 Номинацияләр: 

- ял сыйфатын үстерү һәм мәдәни байлыкларның һәркем өчен ачык булуын билгеләү, туризмны үстерү; 
- актив озын гомер өчен шартлар тудыру; 
- спорт; 
- өстәмә белем бирү; 
- экология. 

Гариза 23 августка кадәр электрон формада ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелә яки «конкурска» тамгасы белән почта аша 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт, 106 нчы кабинет адресы буенча җибәрелә. 

Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85; 524-91-28.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*