Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
Чиләбе блогеры Түбән Кама турында: "Кечкенә бюджетлы зур булмаган шәһәрләр могҗизалар тудыра".
Җәмгыять
  • 15 Июль 2019 - 13:16
  • Караулар: 61
Чиләбе шәһәренең урбанистика мәсьәләләре белән шөгыльләнүче  блогеры Лев Владов бу ялларда Түбән Камада булган һәм  ВКонтакте челтәрендәге  сәхифәсендә безнең шәһәр турында  хис-кичерешләре белән уртаклашкан. Бигрәк тә аңа Түбән Камадагы  тукталыш павильоннары ошаган. Аның бу хактагы хәбәрен  36 000 кеше караган,  213 кеше бу темага үз фикерен җиткергән. 



"Мин Татарстан буйлап йөрим һәм гаҗәпләнүдән туктамыйм. Кечкенә бюджетлы зур булмаган шәһәрләр могҗизалар тудыра. Бу юлы мин бик матур,  җылы тукталыш күрдем. Кышын ул җылытыла, ә җәен биредә кондиционер эшли. Бөтен җирдә чисталык, чүпне аерым салу өчен әрҗәләр бар, реклама стендлары, гомумән, юк. Эчтәге телевизор расписание һәм шәһәр яңалыкларын күрсәтә. Видеокүзәтү тора.

Утырып торучы әбиләр сурәтләнгән фотода автобус һәм трамвай тукталышлары берләштерелгән. Уртада  -  ике яклы ачык секция. Бәясе -  900 мең сум. 



Түбән Кама,  асылда,  Чиләбегә охшаган. Сугыштан соң төзелгән шәһәр - сәнәгать шәһәре, заводлар күп, заманча трамвай челтәре, панельле микрорайоннар. Халкы гына биш тапкыр кимрәк, ә бюджеты - алты ярым тапкыр.

Чиләбе тукталышлары да шундый була алыр иде,  әмма бездә барысы да юллар һәм коймаларга китә. Уйлап кына  карагыз: хәзер Чиләбедә  900 млн сумга  Дарвин урамы һәм  күпер киңәйтелә, бу акчага меңнән артык шундый тукталыш куярга мөмкин булыр иде. Алар бөтен шәһәргә җитәр иде. Миллион чиләбеленең  яшәү сыйфаты да яхшырыр иде:  мондый тукталышлар булганда, трамвайда да йөрергә мөмкин. Шуннан соң "бөкеләр"  дә азаер иде". 



Сүз уңаеннан, тиздән Түбән Камада Химиклар проспектын  һәм Бакый Урманче урамын төзекләндерү барышында  тагын шундый ике яңа  павильон куелачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*