ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Кама икмәк комбинаты эш урыннары тәкъдим итә
Җәмгыять
  • 13 Июль 2019 - 12:20
  • Караулар: 51

18 июль көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  "Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ өчен эш бирүче көне үткәрә. 

Эш бирүче көнендә махсус белеме  һәм бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган кандидатуралар да карала. Оешма  уку, соңыннан эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирә. "Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ түбәндәге вакансияләр тәкъдим итә: контроль-үткәрү пункты хезмәткәре, азык-төлек продукциясе җитештерү җиһазларын көйләүче, автотранспорт цехы диспетчеры, кондитер, пешекче,  автомобиль йөртүче һ.б.

Чара түбәндәге адрес буенча уза: Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт.

 Очрашу 10.00 сәгатьтә башлана.

Белешү өчен телефон: 8 (8555) 42-68-00.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*