ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Түбән Камада "Верую-2019" фестивале үтте
Җәмгыять
  • 10 Июль 2019 - 16:17
  • Караулар: 55
Түбән Камада икенче тапкыр православие җыры һәм нәфис сүзенә багышланган "Верую" Стахеевлар фестивале үтте. Фестиваль барышы белән Галина Суздальцева таныштыра. 



2018 елгы тәүге фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Түбән Кама мәдәният идарәсе ярдәме  һәм "Рус җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән узды.  Дин кардәшләрнең һәм фикердәшләрнең чираттагы очрашуы православие дөньясында изге Иоанн Кронштадтский  һәм Россиядә 19 – 20 нче гасыр чикләрендә  танылган кешеләр -  Стахеевлар династиясен искә алу хөрмәтенә узды,  билгеле булганча, аларның хәйрия акчаларына хастаханәләр, чиркәүләр һәм гыйбадәтханәләр, мәктәпләр, сәүдә рәтләре, монастырьлар һәм приютлар төзелә. Мәгърифәтле сәүдәгәрләр гаиләсе инициативасы буенча һәм алар акчасына төзелгән күп биналар тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кергән, аларны торгызу Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелеге эшчәнлегенә карый. Стахеевлар утарының сакланып калган өлешен реконструкцияләү  -  бу планнарның бер өлеше.



"Безнең бүгенге Стахеев фестивале  -  узган ел яхшы этәргеч бирү нәтиҗәсе. Фестивальне без үзебездә һәм  бары  үзебез өчен уздырган идек, ә аның даны еракларга китте! Бу бер нәрсә турында  сөйли: ул кешеләргә кирәк, ул җаннарда яңгыраш тапкан! Башланган эш дәвам итсен, алга таба да Түбән Кама һәм безнең данлыклы Красный Ключ турында яхшы хәбәрләр генә ишетелсен!"- дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга  һәм кунакларга  район  башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.



Фестивальдә Түбән Камадан тыш, Казан, Болгар, Бөгелмә, Яр Чаллы, Яңа Чишмә сәнгать коллективлары һәм якшәмбе мәктәпләре вәкилләре чыгыш ясады. Быел чара Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланды.



Алмаз Фәттахов фотолары.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*