ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Түбән Кама депутатлары өлкән буын вәкилләре өчен уңай шартлар булдыруга аерым игътибар бирә
Җәмгыять
  • 11 Июль 2019 - 09:02
  • Караулар: 52
Түбән Камада депутатлар Өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясе  планын кабул иттеләр. Әлеге план алдагы өч елга исәпләнгән һәм үз эченә өлкән буын вәкилләре өчен эш урыннары санын арттыру, белем бирү, сәламәтлек саклау, ял итү һ.б. буенча аерым проектларны ала.

Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина сүзләренә караганда, Түбән Камага эш сәфәре вакытында ул биредәге гериатрия -    өлкән буын вәкилләренә өстәмә медицина ярдәме күрсәтү   бүлмәсен караган һәм бу эшнең безнең җирлектә  үсештә булачагына ышанычын белдергән. 



1 нче сырхауханәнең гериатрия бүлмәсендә яшь белгеч - Алена Петрова хезмәт куя. Кабинет эш көннәрендә ачык, белгечкә алдан язылу өчен участок терапевтына яки әлеге бүлмәдәге шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шундый ук белгеч 2 нче сырхауханәдә дә кабул итә.



Депутатлар белән очрашуда Любовь Мишина аз керемле пенсионерлар өчен социаль туризм мәсьәләсен дә күтәрде. Бу юнәлештә Түбән Кама беренчеләрдән булып, эш башлап җибәрсә, моның илкүләм матур башлангыч булачагын искәртте.



Депутатлар әлеге тәкъдимне игътибарга алдылар. Алар шулай ук  Түбән Камада пенсионерларның актив тормыш рәвеше алып баруы,  үз проектларын, теләк-тәкъдимнәрен җиткереп торулары турында да сөйләделәр. Алар тәкъдиме буенча, шәһәрнең бер иҗтимагый киңлегендә бейсбол уеннары башланачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*