ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
17 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
10 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
4 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Хезмәт төбе - хөрмәт: Түбән Каманың иң актив пенсионерларыннан берсен 70 яшьлеге белән котладылар
Җәмгыять
  • 10 Июль 2019 - 15:35
  • Караулар: 64
Бүген шәһәрдәшебез, Гагарин урамының 5а йортында тәртип, хуҗалык эшләре өчен җаваплы  Язилә Фәрхетдинова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны туган көне белән котларга туганнары, якыннары, хакимият вәкилләре  килде. 

20 ел дәвамында үз йортын, ишегалдын тәртиптә тоту  өчен тырышкан, моның өчен күп хезмәт куйган  пенсионер ханым өчен җитәкчеләр котлавы көтелмәгән шатлыкка әверелде. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен  Язилә Фәрхетдиновага  Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин Рәхмәт хаты  тапшырды. 



"Без Сезнең белән беренче ел гына таныш түгел инде, - дип мөрәҗәгать итте юбилярга Денис Баландин. - Мин Сезне тормышка актив карашлы, һәрвакыт энергияле кеше  буларак беләм. Мондый карашыгыз белән, Сез,  йорт комитеты рәисе буларак, үз ишегалдыгыз, биредә яшәүчеләр өчен күп эшләр башкардыгыз. Һичшиксез, ишегалдыгызда  һәм йортыгызда булган уңай үзгәрешләр - Сезнең олы хезмәтегез нәтиҗәсе". 

Чыннан да, ишегалды аллы-гөлле чәчәкләре, гаҗәеп матур клумбалары белән таң калдыра.  "Подъездларда һәрвакыт тәртип", -  диләр биредә яшәүчеләр. 



"50 яшьлегемнән соң, мөгаен, бу -  онытылмас шундый икенче юбилейдыр. Бик күп кунаклар җыелды, сүз таба алмыйм, мин моны көтмәгән идем, - ди Язилә Фәрхетдинова, шатлык яшьләре аша. - Зур рәхмәт сезгә!"

Чыннан да,  8 нче микрорайон халкы бердәм,  дус, тату гаилә булып яши. Алар җыелышып, өлкәннәр, балалар арасында төрле бәйгеләр, спартакиадалар, спорт ярышлары оештыралар. Узган ел биредә капиталь ремонт ясаган эшчеләр өчен ачык һавада  чәй табыны әзерләгәннәр. Үзләренә шундый җылы мөнәсәбәт юл төзүчеләрне таң калдырган.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*