Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләрнең 80 проценты уңай хәл ителгән
Җәмгыять
  • 10 Июль 2019 - 09:32
  • Караулар: 35
Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Түбән Камада "Народный контроль"("Халык контроле") эшен уңай бәяләде. Әлеге система республикада 2012 елдан бирле эшли һәм җәмгыять белән хакимият арасында мөнәсәбәтне җайга салуда ышанычлы чара булып тора. 

"Түбән Камада халыктан 1473 мөрәҗәгать керде, шуларның 1190 ы буенча карарлар кабул ителде", - диде Сәрия Сабурская, 2019 елның алты аена нәтиҗәләр ясап. Шул рәвешле, халык мөрәҗәгатьләренең 80 проценты хәл ителгән. Тикшерелгән мөрәҗәгатьләр, нигездә,  алкоголь сатуда хокук бозуларны (бу хакта хәбәр итүчеләргә өстәмә түләү дә каралган), тротуар яки рөхсәтсез машина кую урыннарына бәйле  проблемаларны, законсыз реклама һ.б. үз эченә ала. 

"Халык контроле" аша  мөрәҗәгать җибәрү өчен сылтама: https://uslugi.tatar.ru/open-gov.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар