Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде
Җәмгыять
  • 09 Июль 2019 - 16:12
  • Караулар: 43
 Бәйрәмгә багышланган төп чаралар шәһәрнең  “Гаилә" паркында узды.



Тантанада “Түбән Кама горурлыгы булган гаилә– 2019” конкурсына йомгак ясалып, 5 парга  "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" иҗтимагый медале тапшырылды, алар арасында  химиклар һәм шинчылар, ГТХМ  ветераннары, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре,  педагоглар бар. Медальләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина тапшырды.



Алга таба бәйрәм  яшь парның гаилә хәлен рәсмиләштерү, яңа туган балага исем кушу, игезәкләр парады белән дәвам итте. “Нижнекамскнефтехим” предприятиесе эшчеләренең хезмәт династияләре, тәрбиягә бала алган гаиләләр аерым билгеләп үтелде.


Шәһәрнең  «Капелла», «Тулпар», «Либерти», «Вольные распевы», «Забава» кебек  танылган сәнгать коллективлары бәйрәмдә катнашучыларны үз чыгышлары белән сөендерде.


Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мәйданчыклар, остаханәләр, сәламәтлек почмагы, китап күргәзмәсе һ.б. эшләде.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Редакция сайта
ГХТМ - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Имя Цитировать
Нурисә
"Нефтехим" турында язганда акционерлык җәмгыяте дип языгыз.
Имя Цитировать
Guest
ГТХМ нәрсә ул? Нәрсә язганыгызга игътибар итегез инде бераз. Гади итеп "Нефтехим" җәмгыяте дип язарга ярамыймы?
Имя Цитировать
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар