Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада яңа метанол комплексы төзү турында җәмәгать тыңлавы үтәчәк
Җәмгыять
  • 09 Июль 2019 - 16:21
  • Караулар: 28

Түбән Камада «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә елына 500 мең тонна метанол җитештерү куәтенә ия яңа комплекс төзелеше буенча җәмәгать тыңлавы үтәчәк. Утырыш 10 июль көнне 17:00 сәгатьтә Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә (Химиклар пр., 47/35 йорт) уза.

Тикшерелә торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм фикерләр, җәмәгать тыңлавында чыгыш ясау хокукы белән катнашу максатында гариза тапшыру өчен адрес: 423574, ТР, Түбән Кама шәһәре, Сүбәләк урамы, 23 нче йорт, 129 нчы офис. Электрон почта: DSPP@nknh.ru (Токинов Антон Алексеевич).

Җәмәгать тыңлавында теләге булган һәркем катнаша ала.

Метанол, нигездә, формальдегид җитештерү өчен кулланыла, аннан, үз чиратында, полимер материаллар -  синтетик сумала һәм пластик ясыйлар. Шулай ук метанолны лак җитештерүдә дә кулланалар. Моннан тыш, метанол эчке янулы двигательләр өчен сыек ягулыкка кушу өчен дә файдаланыла. 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар