Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Түбән Каманың гүзәл затлары машина йөртү осталыгында көч сынашачак
Җәмгыять
  • 08 Июль 2019 - 12:45
  • Караулар: 15

3 августта  Түбән Камада  машина йөртүче хатын-кызлар арасында гадәттәге “Автоледи” бәйгесе үтә. Бәйге шәһәрнең Көньяк урамындагы "Магнит" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда узачак.

Рульдәге гүзәл затлар автомобильләрен фигуралы йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, тиешле урынга дөрес кую кебек биремнәрдә  үзара көч сынашачак. Моннан тыш, программа үз эченә "Юллардагы иминлек -  уртак бурычыбыз" иҗади этабын да ала, бу этапта катнашучылар  үз автомобилен һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча социаль реклама тәкъдим итәргә тиеш булачак. Конкурста катнашучылар алдагы көнне үк юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча  Түбән Кама ЮХИДИ бүлегендә - Студентлар урамының 25а йортында 102 нче бүлмәдә тест уза. 

“Автоледи -2018” район конкурсында машина йөртүдә “В” категориясенә ия хатын-кызлар катнаша ала, яшь буенча чикләү юк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 30 июленә кадәр gibdd_nk@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Белешү өчен телефон: 8(8555) 39-16-50.

 "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен,  автоледи транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм булмаячак", - дип тынычландыра конкурсны  оештыручылар - җирле ЮХИДИ бүлеге һәм "Түбән Кама хатын-кызлары"оешмасы вәкилләре. Моннан тыш, быел автодромнарда конкурска әзерлек өчен шөгыльләнү мөмкинлеге дә бирелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*