Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Кама туучылар саны буенча республикада дүртенче урында тора
Җәмгыять
  • 05 Июль 2019 - 07:21
  • Караулар: 41
Агымдагы елның беренче яртысына Түбән Кама муниципаль районында туучылар саны 1000 кешегә 5,1 бала тәшкил иткән. Бу республика буенча уртача күрсәткечкә туры килә, Түбән Кама туучылар саны буенча Казан, Чаллы һәм Әлмәттән соң дүртенче урында бара. 

Кызганычка каршы, туучылар саны  бөтен ил буенча кими. Соңгы өч елда ул мең кешегә 12,9 туучыдан 10,9 га кадәр төшкән. Иң югары күрсәткечләр – көньяк республикаларда, анда туучылар саны 1000 кешегә 20 бала тәшкил итә.

«Россия буенча туучылар саны кимү 90 нчы еллардагы «демографик упкын»  белән  аңлатыла», - ди Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина.

2019 елның беренче алты аенда Түбән Камада  1404 сабый туган. Район җирлегендә иң күп туучылар 1987 елда булган, ул елда 12 ай эчендә Түбән Камада 5153 бала дөньяга килгән. Ә туучыларның иң аз саны - 1995 елда, ул елда  2560 бала туган. 

Ведомство җитәкчесе билгеләп узганча, балаларның 15 проценты никахсыз туган. Шуларның  яртысыннан артыгының  туу турында таныклыгында атасы исеме теркәлгән. Бэлла Махотина искәртүенчә, бала туйга кадәр туган икән,  гәрчә әлеге пар гаилә корса да,  ата булуны билгеләү буенча махсус процедура үтү кирәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар