ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Рөстәм Миңнеханов Айдар Метшинга республика күпфункцияле үзәкләренең нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшләү бурычын йөкләде
Җәмгыять
  • 04 Июль 2019 - 12:09
  • Караулар: 93
Рөстәм Миңнеханов Айдар Метшинга республиканың  күпфункцияле үзәкләрендә  бюрократик каршылыкларны бетерү өстендә эшләргә йөкләмә бирде. Бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советында булды.

Утырышта Түбән Камада  бизнес-климатны яхшыртуда күрелә торган чаралар турында  чыгыш ясап, Айдар Метшин «Сакчыл КФҮ» проектын аерым билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, халыкка  муниципаль хезмәт күрсәтүнең 82 төре тикшерелеп, шуларның  24 енең иң проблемалы һәм күп хезмәт таләп итүе ачыкланган.  Нигездә, болар җир бирү  һәм төзелешкә рөхсәт документларын рәсмиләштерү белән бәйле. 

Айдар Метшин бу мәсьәләне хәл итүнең ике юлын атады. Беренчедән, документларны килештерү чылбырын кыскарту.   Муниципалитет чакыруы буенча, «Лин Вектор» ҖЧҖ вәкиле  Наталья Чупина җитәкчелегендәге эшче төркем  бер ай дәвамында Түбән Камада эшләгән һәм уңай нәтиҗәләргә ирешелгән, хәзер КФҮ  хезмәтләренең бер өлеше тизрәк күрсәтелә, чөнки теге яки бу документны килештерүдә кайбер җитәкчеләргә керү таләп ителми.



«Төзелешкә рөхсәт алу өчен килешү кәгазендә район Башкарма комитетының мөһере таләп ителә иде, - дип мисал китерде Наталья Чупина. - Моның өчен документларны башка бинага илтү кирәк иде. Мөһерне дубляжлау юлы белән мәсьәлә хәл ителде. Нәтиҗә зур: хезмәт күрсәтү вакыты 2 көнгә киметелде,  чыгымнар азайтылды».

Икенче мөһим эш – хезмәтләрне цифрлаштыру. Түбән Камада, мисалга, эшмәкәр КФҮ белгеченә  документлар тапшырганда, барлык тиешле кәгазьләрнең дә булу-булмавын тиз арада электрон рәвештә ачыклау өстендә эшлиләр.  «Ихтыяҗны ачыклау алгоритмы кирәкле документлар исемлеген булдыру һәм,  алар булмаганда, кире кагуны автомат рәвештә  формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде Айдар Метшин.



Рөстәм Миңнеханов яңартылган системаны уңай бәяләде һәм эшләп бетергәннән соң, Татарстанның барлык КФҮ белгечләренә әлеге  тәҗрибәне таратырга кушты. «Районнарның иң яхшы практикаларын, шул ук таләпләр бөтен җирдә булсын өчен, регламент буларак кабул итәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты республика КФҮ директоры Ленара Мозаффаровага. - Әйтик, Түбән Кама нинди дә булса технология эшләгән икән, сез аны базага алырга тиеш һәм ул сезнең барлык бүлекчәләргә трансляцияләнергә тиеш».



Рөстәм Миңнеханов Айдар Метшинга бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты. «Айдар безнең тәҗрибәле җитәкчебез, шуңа күрә аңа эшләргә кушабыз, аннары КФҮнең бу системасы эшләве өчен нинди техник һәм технологик мөмкинлекләр кирәклеген регламентларда расласыннар.

Бу -  КФҮләргә мөнәсәбәт түгел, бу  - гражданнарның хакимияткә мөнәсәбәте. Әгәр без аларны лаеклы рәвештә кабул итә алмыйбыз,  яхшы шартларда, кирәкле мәгълүматны вакытында бирә алмыйбыз икән... Болар барысы да оператив булырга тиеш: республика һәм шулай ук  федераль органнар белән аралашу өлешендә дә. КФҮ тулы кыйммәтле һәм нәтиҗәле структура булырга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР икътисад министры Фәрит Габделганиевка һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинга проект буенча кирәкле ярдәмне күрсәтүне дәвам итәргә кушты.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*