Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Каманың ун яшь хәбәрчесе "Алтын каләм" республика бәйгесендә катнаша
Җәмгыять
  • 03 Июль 2019 - 14:49
  • Караулар: 57
Бүген Казанда "Алтын каләм" – "Золотое перо"  XXIV Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале  ачыла. 

Анда Татарстанның 24 районыннан, шулай ук Мәскәү һәм Ульяновск өлкәсеннән 120 укучы катнаша. Алар арасында Түбән Камадан 10 бала бар. Алар барысы да - конкурсның җирле этапларында җиңү яулаган яшь каләм әһелләре.  

Фестиваль программасы бик бай. Ул 7 юнәлешкә бүленгән: басма журналистика (рус һәм татар телендә), телевидение, радио, мультимедиа, фотожурналистика һәм дизайн. Шулай ук быел беренче эксперименталь юнәлеш – «Видеоблогинг» юнәлеше дә кертелгән. 

Катнашучыларны бик күп экскурсияләр, мастер-класслар, сәяхәтләр көтә. Программа  "Яшь журналистлар Татарстан өчен нәрсә эшли ала?» утырышыннан башлана. Анда  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов һәм КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский чыгыш ясаячак. 

5 көн дәвамында укучылар Татарстанның яшьләр басмалары баш мөхәррирләре белән аралашачак, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә, "Татарстан - Яңа гасыр"  теле/радиокомпаниясендә, алдынгы радиостанцияләрдә, типографиядә, Татарстан журналистикасы тарихы музеенда һ.б. булачак. 

Сәяси журналистика белән балаларны Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин таныштырачак, ул ТР Президенты Аппараты матбугат үзәгенә экскурсия уздырачак.  Телетапшырулар алып баручы һөнәрен Беренче каналда "Доброе утро" ("Хәерле иртә") программасының махсус корреспонденты Алинә Сакаева тәкъдим итәчәк. 

Фестиваль кысаларында яшь журналистлар КФУның  журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә дә барачаклар. Фестиваль җиңүчесенә анда бушлай уку мөмкинлеге биреләчәк.

Сүз уңаеннан, Түбән Камадан 10 катнашучының 9 ы   -   "Underwood"   түләүсез журналистика мәктәбе укучылары.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар