Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
ТР Дәүләт Советына депутатлыкка дүрт түбәнкамалы документлар тапшырган
Җәмгыять
  • 01 Июль 2019 - 14:59
  • Караулар: 34
Республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар  территориаль сайлау комиссияләренә документлар тапшыра башлады. 

Бүгенге көндә  шәһәр территориаль сайлау комиссиясенә  кирәкле белешмәләр һәм документлар күчермәләрен  ЛДПРдан  - өч, «Бердәм Россия»дән бер кандидат тапшырган. 8 сентябрьдә узачак сайлаудан соң, Татарстан парламентына  Түбән Камадан өч  кандидат үтәргә тиеш.  

«Әлбәттә, минем өчен сайлау алды кампаниясен узу мөһим, - ди «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат  Гөлнара Мөҗипова. -   Миңа халыкның барлык төркемнәре белән очрашырга, тәкъдимнәр, теләкләрне тыңларга кирәк. Мин кешеләр белән бик күп очрашырга, йорт ишегалларында очрашырга планлаштырам: һәркем миңа килеп, үз тәкъдимнәрен җиткерә алсын өчен... Бу - минем өчен  мөһим».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар