Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Грант фонды 25 млн сум: "Лукойл" ГАҖ түбәнкамалылардан социаль проектлар конкурсына гаризалар кабул итә
Җәмгыять
  • 01 Июль 2019 - 12:14
  • Караулар: 25
"Лукойл" ГАҖ  Татарстанда  Х Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын игълан итте. Аның грант фонды агымдагы елда 25 млн сум тәшкил итә. 

Гаризалар һәм конкурс эшләре  31 июльгә кадәр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. Бәйге  өч  номинациядә үтә: "Экология", "Рухият һәм мәдәният",  "Спорт". Бәйгенең төп максаты — территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә җирле берләшмәләрнең проектлары һәм инициативаларын өйрәнү, аларга ярдәм күрсәтү. 

Узган елларда финалга узмаган  катнашучыларга кабат катнашу мөмкинлеге тудырыла. Конкурс нигезләмәсе буенча, дини оешма вәкилләре бәйгедә катнаша алмый. 

Тугыз ел эчендә конкурста республиканың барлык 43 муниципаль районы һәм ике шәһәре - Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре катнашкан. Татарстанда барлыгы 1253 социаль оешма  220 млн  сумлык ярдәм алган. 

Мәсәлән,  конкурста катнашу нәтиҗәсендә, Түбән Каманың  "Балкыш" приютында сенсор бүлмәсе, "Веста" үзәгендә мультипликация эше өчен студия,  15 нче балалар бакчасында "тоз мәгарәсе" ачылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар