Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Салих хәзрәт Ибраһимов Сүриядә торгызылучы мәктәпнең яңа уку елына ачылу ихтималын җиткерде
Җәмгыять
  • 28 Июнь 2019 - 08:43
  • Караулар: 44
 Христиан һәм мөселман җәмгыятьләре ярдәме белән Сүриядә  торгызылучы гомуми белем бирү мәктәбе 1 сентябрьгә ачылырга мөмкин. Мәскәүдәге эш сәфәреннән кайткач, бу хакта Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов хәбәр итте.

Билгеле булганча, Мәскәүдә  Сүрия халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эшче төркемнең сигезенче утырышы узды. Әлеге эшне Россия Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү советы алып бара.



Дәмәшкъта мәктәп төзелешенә матди ярдәм күрсәтүдә  Россия дин тотучылары актив катнаша. Моннан тыш, сүриялеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү дә дәвам итә: соңгы сәфәр вакытында халыкка 12 тонна  азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар тапшырылган. Сүз уңаеннан, сүриялеләргә матди ярдәм күрсәтүдә катнашырга теләүчеләр өчен Түбән Кама җәмигъ мәчетендә  махсус тартма урнаштырылган.

Яңа мәктәп Дәмәшкъның Барза районында ачылачак, ул бер мең ир балага исәпләнгән.  Хәрби хәрәкәтләр вакытында бу бинада качаклар яшәгән, аннары ул склад буларак  файдаланылган, соңрак җимерелүгә дучар булган. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар