Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә
Җәмгыять
  • 26 Июнь 2019 - 16:35
  • Караулар: 26

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә.

Объект: Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама  шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 10б йорт адресы буенча урнашкан 2 нче хастаханә бинасы (тиешенчә  файдаланылмый), торак булмаган 5 катлы бина, гомуми мәйданы  - 4 407 кв.м.,  кадастр номеры 16:53:040504:1839. Шулай ук  Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама  шәһәре, Төзүчеләр проспекты  адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге,  җир категориясе: торак пунктлар җирләре, рөхсәт ителгән файдалану төре: 7 404 кв. м мәйданлы административ бина, 16:53:040504:2002 кадастр номеры, адресы җир кишәрлеге чикләрендә урнашкан юнәлешкә карата билгеләнгән.

Башлангыч бәясе - НДС белән – 33 636 000 сум.

Тәкъдимнәрнең иң түбән бәясе -16 818 000  сум.

Башлангыч бәясен төшерүнең күләме - 1 681 800 сум.

Бәяне күтәрү күләме - 336 360 сум.

Гаризалар кабул итү тәмамлану датасы – 2019 елның 23 июле.

Сату турында мәгълматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында -   www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сайтында -  www.mzio.tatarstan.ru һәм  sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.

 Телефон:  (843)264-30-81.   Җаваплы: Прокофьева Елена Александр кызы.

Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/tat/realizatsiya-gosimushchestva.htm

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар