Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Марат Моратов: Түбән Кама «Безнең ишегалды» яңа республика программасының флагманнарының берсе булачак
Җәмгыять
  • 16 Июнь 2019 - 12:47
  • Караулар: 25

Яңа республика программасы турында бүген Түбән Камада ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов сөйләде. Ул «Безнең ишегалды» дип атала һәм Татарстанны төзекләндерү буенча зур проект флагманнарының берсе Түбән Кама булачак.

Программа Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Бердәм Россия» инициативасы буенча кабул ителде. Гамәлдә булу срогы - биш ел. Гомумән, республикада берничә максатчан проект эшли, алар кысаларында шәһәр һәм авыллар үз территориясенең тышкы кыяфәтен һәм

функциональлеген яхшырту өчен Татарстан казнасыннан акча ала. Мәсәлән, иҗтимагый киңлекләрне модернизацияләү программасы ярдәмендә Түбән Камада заманча яр буе, «Гаилә» паркы, «Велики» автошәһәрчекләре һәм башка популяр объектлар барлыкка килде. Хәзер исә ишегаллары да йөзен тамырдан үзгәртә алачак.

"Минемчә, әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен нигез салучыларның берсе Түбән Кама булырга тиеш, - диде Марат Моратов. - Түбән Камада гына ишегалларын төзекләндерүгә концептуаль якын килү шулкадәр тирән уйланылган. Юлларны асфальтлау һәм поребриклар салу гына түгел, ә халык теләкләренә игътибар итеп бизәү, яктырту, балалар мәйданчыклары…»

"Без үз тәҗрибәбезне, өченче ел Яшьлек урамында зур ишегалды ясаган дүрт йортны төзекләндергәндә тупладык, - дип аңлатты Айдар Метшин. - Ә өч ел элек без концепция кысаларында Спорт урамы 13 йорт ишегалдын ясадык. Менә бу тәҗрибә республика эшче төркеме кысаларында үз тәкъдимнәребезне кертә алуыбызга өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим программа, бу шәһәрдә яшәүче барлык кешеләр өчен бик мөһим. Барысының да көне ишегалдына чыгудан башлана һәм аңа кайту белән тәмамлана. Бу программа – төгәл эләгү».

"Якындагы биш ел дәвамында Республикада яшәүче һәр кеше, шул исәптән Түбән Кама һәм Кама Аланында яшәүчеләр җәмәгать киңлекләренең гына түгел, без көн дә яши торган, балалар уйнап йөри торган, әниләребез һәм әбиләребез ял итә торган ишегалларының да тышкы күренеше үзгәрәчәген күзәтә алачак », – дип йомгаклады Марат Моратов.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*