ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Тулырак мәгълүмат: Түбән Камада Сабантуйга автомобильләр хәрәкәте ничек үзгәрәчәк
Җәмгыять
  • 14 Июнь 2019 - 14:28
  • Караулар: 94

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов Сабантуй үткәрү уңаеннан хәрәкәтне чикләү турында сөйләде.

«Иртәнге җидедән юлны бер якка ябачаклар, ягъни «Якорь» ягыннан мәйданга кадәр кертәчәкләр, - дип аңлатты Илнар Бәдретдинов. - Һәм аста алга таба әйләнеш ясап, Кызыл Чишмә аша бара. Мәйданнан урман аша юлны сәгать дүрттә генә ачачаклар».

Исегезгә төшерәбез, шәһәрлеләр шулай ук җәмәгать транспортыннан файдалана алалар. Автобуслар 16 июньдә Түбән Камадан Ильинкага кадәр иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр йөриячәк. Ике якка юл бәясе - 50 сум. Җибәрү нокталары түбәндә бирелә.

*Бызов урамы, кече базар яныннан

*Тынычлык проспекты – Чулман урамы чатыннан

*Лемаев мәйданы, Халык иҗаты йортыннан

*Яшьлек урамы, “Аттракцион” тукталышыннан

*Корабельная урамы, “Сити-Центр” сәүдә үзәгеннән

*Менделеев урамы - Гагарин урамы, “Шинник” СКнан

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*