Рус Тат
12 июнь, 12 вагон: Россия көнендә Түбән Камада зур трамвай парады узды
Җәмгыять
  • 13 Июнь 2019 - 14:58
  • Караулар: 9

Түбән Кама өчен трамвай - гади транспорт кына түгел, бу тормыш фәлсәфәсе. Дөнья дәрәҗәсендәге катлаулы производстволарны һәм Европа форматындагы иҗтимагый киңлекләрне компактлылыгы һәм гадилеге белән бергә алып, нефть химиячеләре шәһәре мегаполисларның ыгы-зыгылы темпы артыннан ашыкмый, биредә урамнарда йөгерү түгел, ә әкрен генә йөрү кабул ителгән. Түбән Камада велосипедчылар күп, ә трамвай системасы Россиядә иң яхшылардан санала.

Рельсларда вагоннар беренче заводлар белән бергә – 1967 елда барлыкка килә. Беренче билгеләнеше - эш кешесен производствога йөртү. Шуңа күрә бүген Россия көне уңаеннан линиягә чыккан 12 трамвайдан торган колоннаны да нефть химиясе производствосы ветераннары утырган борынгы вагон җитәкләде. Олы яшьтәге пассажирлар, алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы да бар иде, нефть химиясенең беренче «шефы» - Николай Лемаев бюсты янында трамвайны туктаттылар – чәчәкләр салды. Быел легендар сәнәгатьчегә 90 яшь тулган булыр иде. Тантанада ТКНХ нең хәзерге генераль директоры Азат Бикморзин да катнашты.

Шәһәрлеләр «икеле»ләрдән торган вагоннар сафын зур куаныч белән каршы алдылар – бу аңлашыла да, һәр вагонның кечкенә үз дөньясы бар иде. «Театр» трамваеннан тукталышларда шамакайлар сикереп чыгалар һәм халыкны эчкә чакыралар (анда пассажирларны фотога төшәргә баһадир көтеп тора). «Медицина»да Түбән Каманың өлкән буыны кан басымын бик теләп үлчәде, шулай ук теләсә кайсы сорауны турыдан-туры баш табибларга бирә алды. «Гаилә» вагонында – яшь парлар, туй торты һәм Никахлашу сарае алып баручыларының шомарган интонацияләре гомергә бер генә була торган тантана атмосферасын тудырдылар. Инклюзив вагонда «Рубаха» үзәгеннән «батыр кешеләр»дән бушлай фотосессия алырга мөмкин иде. «Әдәби» трамвайда бушлай китаплар бирделәр, ә бәхетле билет алучы бүләккә дивар сәгате алды (гәрчә нигә ул, бәхетлеләр сәгатьне күзәтми бит).

Парадның хөрмәтле кунаклары - алар арасында, мәсәлән, Түбә Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова, - берничә тукталыш үтәр һәм бернәрсәне дә күрми калмас өчен, һәр трамвайга керделәр. Парад бер сәгатьтән артык дәвам итте – 12 трамвай бөтен шәһәр аша деподан

Красный Ключка кадәр уздылар. Уникаль «тимер» процессияне карый алмаганнарга безнең фоторепортажны тәкъдим итәбез!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*