Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Шәһәр мохите: Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә биш яңа трамвай бүлеп бирде
Җәмгыять
  • 13 Июнь 2019 - 14:56
  • Караулар: 50

Түбән Камада яңа 5 трамвай йөри башлаячак. Бу хакта бүген «Горэлектротранспорт» генераль директоры хәбәр итте.

«Сезне барыгызны да сөендерәсем килә, - дип мөрәҗәгать итте Рафаил Хәбибуллин трамвайлар парады ачылу уңаеннан бирегә җыелучыларга, - бүген бездә шатлыклы көн. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Түбән Кама өчен заманча уңайлы биш трамвай вагоны бүлеп бирү турында карар кабул ителде».

Түбән Кама өчен бу мөһим яңалык, чөнки шәһәр тимер юлларыннан көн саен 30 меңгә якын пассажир файдалана, узган ел трамвайда йөрүче кешеләрнең гомуми саны 11 миллион тәшкил иткән. Шәһәрдә 7 маршрут эшли, трамвай юллары озынлыгы – 64 километр.

«Яңа трамвай тармагы төзүгә ерак калмады, дип өметләнәм», - дип җиткерде Рафаил Хәбибуллин шәһәр халкының тагын бер хыялын. Февраль аенда әлеге юнәлеш буенча эш барышын Түбән Кама мэры тасвирлаган иде. Айдар Метшин сүзләренә караганда, соңгы елларның бурычы үтәлгән - проект-смета документлары алынган, экспертиза үткән. «Без теләгәнгә караганда бераз озаграк килеп чыкты, ләкин асылда, без бу мәсьәләдә финиш турында инде», - дип аңлатты ул вакытта шәһәр башлыгы.

Киләсе адым - турыдан-туры төзелешкә акча табу. Миллиард сумнан артык акча кирәк. «Килешәсездер, бу бик зур сумма, һәм бер сәгать эчендә без аны таба алмыйбыз, - диде Айдар Метшин. - Хәзер безнең бурыч - төрле программаларга керергә тырышу. Әйтик, Чаллы. Менә аларда мондый проект киштәләрдә 25 елга якын ятты. Вакыт җитте – алар бу

мөмкинлекне алдылар һәм тармак төзеп куйдылар. Мин ышанам, бездә болай озак булмаячак, ләкин күпмедер вакыт безгә финанслау чыганакларын табу өстендә эшләргә туры киләчәк. Әмма трамвай яңа микрорайоннарда булачак».

Исегезгә төшерәбез, 12 км озынлыктагы «Көньяк» яңа тармагы гамәлдәге маршрутларга тагын җидене өстәячәк, пассажирлар агымы елына 20 млн кешегә кадәр артачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*