Рус Тат
«Могҗизалар чемоданы-2019»: инклюзив фестивальгә Түбән Камада 300 гә якын кунак килде
Җәмгыять
  • 13 Июнь 2019 - 14:49
  • Караулар: 11

270 тән артык кеше «Могҗизалар чемоданы» гаилә фестивалендә катнашты. Аны инде икенче ел рәттән Түбән Камада «Рубаха» инклюзив арт-кластеры үткәрә.

Күңел ачуларны уку һәм ял паркы территориясендә оештырдылар, программаның төп сюжет сызыгы балаларга табиблар алдында куркуны җиңәргә ярдәм итә торган «Хастаханә» квест-уены булды.

Бу юлы оештыручылар тулы бер кыр госпитале төзегәннәр. Моннан тыш, фестиваль кунаклары күп кенә мастер-классларда катнаша алдылар, аларның бер өлешен «батыр кешеләр» үткәрделәр.

Мәсәлән, импровизацияләнгән мәктәп аеруча популяр булды, анда теләгән һәркем инглиз теле экспресс-курсын уза алды. «Рубаха» директоры Яна Анисимова сөйләгәнчә, бераздан мастер-класс авторы стационар режимда ныклы белем бирүне башлап җибәрәчәк.

Моннан тыш, фестивальдә сабын кайнатырга, музыка уен коралларында уйнарга, биергә, өстәл теннисы уйнарга һ. б. өйрәттеләр. Безнең фоторепортажны карагыз!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*