ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Кем җиңә, шуңа - планшет: түбәнкамалыларга шәһәргә керү юлында баннерлар өчен үз дизайн-макетларын эшләргә тәкъдим итәләр
Җәмгыять
  • 11 Июнь 2019 - 14:21
  • Караулар: 35

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, Түбән Кама шәһәренең «визит карточкасын» яңарту өчен, шәһәргә керү юлындагы баннерның иң яхшы макетына конкурс оештыра.

Түбән Камада яшәүчеләрнең иҗади идеяләрен эшләү өчен бер ай вакытлары бар. Конкурс 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. "Үз дизайн-макетын эшләгәндә, авторга ниятне аңлаешлы, сәнгатьле һәм оригиналь гамәлгә ашыруга омтылырга кирәк. Ул шәһәр образын чагылдырырга тиеш», - диелә нигезләмәдә.

Конкурста профессиональ һәм профессиональ булмаган рәссамнар, оешмаларның иҗат коллективлары, остаханәләр һәм студияләр, уку йортлары катнаша ала. Катнашу бушлай, әмма кушымта нигезендә, баннер макетлары белән берлектә түбәндәге электрон адреска анкета-гариза бирергә кирәк: reklama.nmr@yandex.ru.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнәчәк:

1 урын - Рәхмәт хаты, планшетлы компьютер;

2 урын - Рәхмәт хаты, кәрәзле телефон;

3 урын - Рәхмәт хаты, чыбыксыз зарядлы җайланма.

Конкурска куелган һәр фотосурәттә автор исеме һәм эш исеме булырга тиеш. Шулай ук оештыручылар тулы үлчәмле макет сорарга мөмкин. Җиңүчеләрнең эшләре Түбән Камага керү юлларындагы баннерларда күрсәтеләчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*