Рус Тат
Трамвайлар парады, дуслык акциясе һәм «яшел» фитнес: Түбән Камада Россия көнен бәйрәм итүнең тулы программасы
Җәмгыять
  • 11 Июнь 2019 - 14:16
  • Караулар: 12

Иртәгә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе.

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россия Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә, анда Россия Конституциясе һәм аның законнары игълан ителә. Ул вакытка СССРның күп кенә республикалары үзенең суверенитеты турында карар кабул иткән инде, шуңа күрә документ республикаларның берсе артыннан берсе бәйсез булу шартларында кабул ителгән. Илнең яңа исемен - Россия Федерациясе (Россия) кабул итү дәүләтчелекне ныгытуда мөһим этап булды.

Бу көнне бөтен ил буенча күп кенә тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза, аларда безнең илдә төрле яшьтәге кешеләр катнаша. Быел түбәнкамалыларны да зур күңел ачулар көтә.

“Гаилә” үзәк паркы

10.30 “Яшел фитнес”

Сыерчык оялары зонасы: 

12.00-15.00 “Россия почмаклары” Түбән Кама рәссамнары эшләре күргәзмәсе

12.00-15.00 “Минем яраткан Түбән Камам” интерактив мәйданчыгы

12.00-15.00 Мастер-класс “Салют, Россия” (байрак ясау)

13.00-13.30 “Минем яраткан Россиям” әдәби викторинасы

13.00-14.00 “Бу көчкә исем бар – Россия” китап күргәзмәсе

Фонтаннар зонасы:

13.00-16.00 “Мәхәббәт белән ясалган” Осталар берлегеннән мастер-класс

14.00-14.30 “Минем Ватаным символлары” уен программасы

15.00-17.00 Мастер-класс “Гипстан ясалган фигураларны пумала белән буяу” (5-8 яшь)

Сәхнә:

15.00-16.00 “Дустым, күңелдән чыккан иң гүзәл хисләрне ватаныбызга багышлыйк!”

халык музыка уен кораллары концерты

16.00-17.30 “Туган тавышлар муенсасы” Түбән Каманың иҗат коллективлары бәйрәм концерты

19.30-21.30 Ачык һавада кино

Н.В.Лемаев исемендәге мәйдан

14.00-15.00 Танып белү-уен программасы

15.00-17.30 “Россия – минем Ватаным!” Түбән Кама иҗат коллективлары бәйрәм концерты

Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы

12.00-13.00 “Без Россия белән!” дуслык акциясе

13.00-14.00 Танып белү-уен программасы

15.00-18.00 “Мәхәббәт белән ясалган” Осталар берлегеннән мастер-класс

17.00-19.00 “Туган көнең белән, Россия!” концерт программасы

“Кояшлы алан”

11.00-14.00 “Мин яратам сине, якты Ватаным!” концерт программасы

11.30-14.00 Спорт ярышлары, массакүләм уеннар, “Яшел фитнес”, ТАНЕКО чыршысыннан 1 нче футбол кырына кадәр баскетбол, волейбол уеннары, баскетбол мәйданчыгы, волейбол мәйданчыгы

11.30-14.00 ГТО нормаларын кабул итү, 1 нче футбол кырыннан соң ишәк һәм пониларда йөрү, тренажерлар мәйданчыгы

11.30-13.00 “Тормышка 10 мең адым” акциясенә теркәлү

12.00-13.00 Футбол буенча дуслар очрашуы (1 нче футбол кыры)

13.00 “Тормышка 10 мең адым” Гомумроссия акциясенә старт

13.30 “Тормышка 10 мең адым” акциясенә багышланган флешмоб (Красный Ключ яр буе)

11.00-12.00 Трамвайлар парады (депо- Красный Ключ тукталышы)

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*