Рус Тат
Нейробика, лазертаг һәм биюләр: "Рубаха" арт-кластеры Түбән Камада балалар һәм ата-аналар өчен фестиваль үткәрәчәк
Җәмгыять
  • 06 Июнь 2019 - 14:27
  • Караулар: 21

8 июньдә «Рубаха» инклюзив арт-кластеры Түбән Камада «Могҗизалар чемоданы» гаилә фестивале үткәрәчәк. Бәйрәм Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркы территориясендә сәгать 11:00 дә башланачак.

«Фестивальдә катнашучыларны инклюзив уеннар һәм бүләкләр көтә. Төп тема «Хастаханә» квест-уены булачак. Барлык балалар да үзләрен табиб ролендә сынап карый алачак, - диләр оештыручылар. - Уенда катнашу балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итеп кенә калмыйча, табиблар алдында куркуны җиңәргә дә ярдәм итәчәк».

Моннан тыш, парк территориясендә бик күп мастер-класслар булачак.

«Интеллект. Онлайн» интеллектуаль һәм техник үсеш үзәге балаларда да, өлкәннәрдә дә когнитив күнекмәләр үстерүче баш мие өчен гимнастика – нейробика уздырачак. Шулай ук яктырткыч открыткалар ясау буенча техно-класс тәкъдим итәчәк.

2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары музыка уен коралларында уйнарга өйрәтәчәкләр, ә бию мәйданчыгын «DIRate» аниме-поп кавер-төркеме тәкъдим итәчәк. 

Эбру техникасында рәсем ясау һәм сабын ясау буенча иҗади мастер-класслар булачак. Эшләрне үзең белән алып китәргә мөмкин.

Contra City лазертаг арена хәрби лабиринт, тир һәм корал җыю буенча мастер-класс тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, бәйрәмдә хаски этләре белән фотога төшәргә, аквагрим ясарга мөмкин һәм барлык теләүчеләр өчен артериаль басымны үлчәү кабинеты эшләячәк.

Керү ирекле.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*