Рус Тат
“Иң яхшы муниципаль практика” илкүләм конкурсының республика этабы бара
Җәмгыять
  • 13 Июнь 2019 - 10:15
  • Караулар: 14

 “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабына документлар кабул итү бара.

Конкурста шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре катнаша ала, алар түбәндәге категорияләргә бүленәләр:

I категория –  шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре;

II категория –  авыл җирлекләре.

“Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: 

- “Шәһәр төзелеше сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү”;

-“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;

-“Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту”; 

-“Милләтара тынычлыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендәге башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру”. 

Тиешле документлар 15 июньгә кадәр “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенә тапшырылырга тиеш.

Элемтә өчен: 420111, Казан шәһ., Батурин ур., 7а, телефон: 292-48-19, Мортазина Эльвира Насих кызы.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*