ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Түбән Камада Халыкара күршеләр көне билгеләп үтелде
Җәмгыять
  • 27 Май 2019 - 15:11
  • Караулар: 126
Узган ялларда Түбән Камада Халыкара күршеләр көнен билгеләп үттеләр.

Күршеләр бәйрәмен беренче тапкыр  1999 елда Парижда  Антанасе Перифан оештырганБәйрәмдә 800 йорт һәм 10 меңнән артык кеше катнашкан. 2000 елдан бирле күршеләр көне  халыкара рәсми бәйрәмгә әверелгән.


Түбән Каманың 8 нче һәм 11 нче микрорайоннарында яшәүчеләр бу уңайдан спартакиада оештырганнар. Биредә  волейбол, футбол һәм шахмат ярышлары, бәйгеләр үткән.



Уеннар башланыр алдыннан,  88 яшьлек тыл ветераны Анатолий Елагин спартакиадада катнашучыларны сәламләгән. Ул  сәламәт яшәү рәвеше алып бара, «Россия чаңгы юлы» һәм «Милләтләр кроссы» кебек масштаблы чараларда да катнаша. Һәр көнне стадионда иртә белән йөгерергә чыга, велосипедта йөри, йорт алдында чәчәкләр үстерүдә дә ярдәм итә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*