ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Мармарис шәһәренең яңа сайланган мэры Түбән Камага килде
Җәмгыять
  • 23 Май 2019 - 16:14
  • Караулар: 128
Түбән Камага Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Мехмет Октай килде. Әле ике ай элек кенә мэр буларак сайланган 40 яшьлек сәясәтче үзенең чит илләргә беренче сәфәрен нәкъ менә Татарстанга килүдән, кардәш шәһәрләр белән танышудан башлады.

Төркия вәкиле  Түбән Каманың заманча белем бирү үзәкләрендә булды. "Кванториум" технопаркы безгә бик ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Мехмет Октай. - Сезнең укучыларыгызның уңышлары күп. Сүз уңаеннан, без кайбер балаларны таныдык та: алар безнең Мармарис шәһәренә килгән иделәр һәм аларны эш барышында күрү бик күңелле булды".



Билгеле булганча, быел Түбән Каманың ун баласы Мармарис шәһәрендә ял итеп кайтты.  Кышка түбәнкамалылар Төркия укучыларын үзләрендә кунакта көтә.   "Һичшиксез, балаларга кыш көне Түбән Камага килү бик ошаячак. Мармариста (тулаем алганда, безнең төбәктә) кар булмый, балаларның күбесенең аны беркайчан да күргәне юк, шуңа күрә карлы Россия аларда бик зур тәэсир калдырыр".

Бу -  Түбән Кама һәм Мармарис мэрлары имзаган проектларның берсе генә. Моннан тыш,  Төркиядә "Ике мәдәният" фестивале үткәрү планлаштырыла( аның беренчесе Татарстанда узды), башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев ике шәһәрнең үзара эшлекле миссиясе белән җитәкчелек итәчәк, Түбән Кама спорт сөючеләре Мармариста веломарафонда катнашачак, шулай ук төрек шәһәренә тәҗрибә уртаклашу өчен "көчле рухлылар" да киләчәк.



Эшлекле очрашуда Айдар Метшин  Мехмет Октайга чәкчәк, милли татар киемендәге курчак  һәм түбәтәй бүләк итте. "Бездә уртак яклар күп, без төрки тамырдан,  хәтта киемнәрдәге кайбер  элементлар да туры килә", - дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры, баш киемнәре охшашлыгын күз алдында тотып.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*