ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Балаларны яклауга кагылышлы сораулар буенча кабул итү оештырыла
Җәмгыять
  • 21 Май 2019 - 13:48
  • Караулар: 136

31 май көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57) 10.00 - 13.00 сәгатьләрдә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Әлеге чараны министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештыра. 

Очрашуда гражданнарга түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүдә хокукый ярдәм күрсәтеләчәк:

-Баланың яшәүгә хокукы, аны төрле көч кулланулардан, җәбер-золым, янаулардан саклау;

-Баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнүгә хокукы, тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм попечительлек мәсьәләләре;

- Баланың сәламәтлеген саклау һәм сәламәт үсешкә хаклы булу мәсьәләләре;

- Баланың белем алуда хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау;

-Баланың социаль яктан тәэмин ителү мәсьәләләре;

- Баланың торакка һәм башка мөлкәткә хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һ.б.

Алдан язылып кую мөһим түгел.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*